Болар кызыклы!
29 март 2024, 13:20

Бал ник утыра?

Анда алар 4-7 тапкырга күбрәк.

Бал ник утыра?Бал ник утыра?
Бал ник утыра?
Бал  - ул нигездә фруктоза һәм глюкозадан торучы шикәрләрнең гадәттән тыш концентрацияләнгән сулы эремәсе. Анда алар суга караганда 4-7 тапкырга күбрәк. Бу кадәр куе эремәдә кристаллашу - эремә матдәнең каты фазасына күчүе башлана.
Гадәттә  бүлмә температурасында глюкозада кристаллар пәйда була, шуңа күрә балда глюкоза никадәр күп булса, ул шулкадәр тизрәк утыра. Суы күбрәк булган саен озаграк сыек хәлдә кала.
Балның утыруы аның сыйфатына, составына йогынты ясамый, дип раслый белгечләр. 
 
Фото: kustoff.ru
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас