Америка континентының Гватемала илендә яшәүчеләр китап кибетендә булган могҗизага ышанганнар.
Чикимула шәһәрендәге китап кибетенә иртән ни сәбәпледер ут капкан. Янгын сүндерүчеләр утны сүндерәләр. Янгын сүндерелгәннән соң китап кибете эченә кергәч, Тәүратлардан (Библия) башка бөтен китапларның да янып бетүен күргәннәр.
Гватемалалылар изге язмаларның уттан исән калуын аңлатып та, тел белән тасвирлап та булмый торган могҗизалы хәл дип шаккатканнар. Җирле кешеләр бу вакыйганы илаһи көчнең барлыгына тагын да бер исбатлау дип кабул иткәннәр.
Фото: klike.net