Болар кызыклы!
26 март 2024, 06:39

Эченнән тере балык алганнар

Вьетнамда табиблар гаҗәеп бер очракка тап булган.

Эченнән тере балык алганнарЭченнән тере балык алганнар
Эченнән тере балык алганнар

20 мартта илнең Куангнинь провинциясендәге район медицина үзәгенә эч авыртуына зарланган 34 яшьлек ирне китергәннәр.  Пациент бик нык газапланган ки, ул хәтта табиблар сорауларына җавап бирә алмаган.  Рентгтен һәм УЗИ аппараты авыруның эчендә чит нәрсә булуын, шулай ук эчәкләренең ярылуын күрсәткән.  Табиблар операция ясарга карар иткән.

            Хирургларның гаҗәпләнүенә каршы, пациентның эченнән 30 сантиметр озынлыгындагы еланбалык чыккан. Балык ирнең туры эчәклеген шулкадәр дәрәҗәдә зарарлаган ки, медицина хезмәткәрләренә үле тукыманың зур гына өлешен кисеп алырга туры килгән.  Катлаулы булуына карамастан, операция уңышлы үткән.

            Авыру аңына килгәч еланбалыкның эчәклегенә ничек эләгүен аңлата алмаган.  Медицина хезмәткәрләре балык ирнең арткы юлыннан үтеп кереп, туры эчәген кимергән һәм шулай итеп корсак куышлыгына эләккән дип фаразлаган.  Табибларны барыннан бигрәк Еланбалыкның тере булуы гаҗәпләндергән.

Фото: vesti-yamal.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас