Әти-әнисенең гаилә тормышы турында шактый ачык әйткән Алсу.
Разия һәм Рәлиф Сафиннар 16 мартта гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үткән. Бу уңайдан аларның кызлары – Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Алсу Абрамова (Сафина) социаль челтәрдә сәхифәсендә әти-әнисе белән төшкән фотосурәтне куйган һәм аларны Алтын туйлары белән котлаган.
«Әти белән әни алтын туйларын билгеләп үтте. Алар арасында мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу гына күрдем, дип алдашмыйм. 50 ел бергә яшәү дәвамында төрлесе булды – бәхет һәм күз яшьләре, җиңүләр һәм җиңелүләр, күңел кайту һәм авырлыкларны җиңеп чыгу, шатлык, бәхәс, тиргәшү, бәйрәмнәр һәм югалтулар, елмаюлар һәм күңелсезләнүләр. Мөгаен, күпләрнеке кебек үк, кемнеңдер качасы килү теләге дә булгандыр. Әмма алар һәрвакыт бергә булды, бернигә дә карамастан. Ә хәзер инде бер-берсеннән башка үзләрен күз алдына да китерә алмыйлар.
Кайвакыт араларында әле дә аңлашылмаучанлыклар була кебек. Күпьеллык никахның бәһасе һәм сере нидә? Бу – риторик сорау, әмма мин даими рәвештә аңа җавап бирергә тырышам. Мөгаен, гашыйклык һәм мәхәббәт, балалар туу, көндәлек һәм киләчәк тормышны, уртак дусларны булдырудан тыш, чыгу юлы булмаган вазгыятьтә аларны икесе дә чын һәм дөрес кешеләр булу, нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начарны бертөрле аңлауга ышаныч берләштерә. Бер үк кыйммәтләр. Проблемадан һәм җаваплылыктан качу өчен бер-берсеннән читләшмәделәр, һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар.
Әни алдында баш иям. Ул гел зирәк була белде, күп кенә хәлләргә күз йомды. Җиңел булмавын беләм. Ул берни турында да үкенмидер дип өметләнәм. Әти-әнинең картаюын теләмим. Мәңге яшәүләрен һәм һәрвакыт бергә булуларын телисе килә. Яратуым чиксез һәм бу матур тормыш өчен рәхмәтлемен. Әче!» – дип язган җырчы.
Тигез булыгыз, хөрмәтле якташлар!
Чыганак: Интертат.