+21 °С
Болытлы
Япония кибетләрендә күптән инде сыер сөтеннән ясалган сыра сатыла икән.
Аны эшләү өчен җылытылган сөткә сыра чүпрәсе һәм колмак өстәп, әчетергә куялар. Әчү процессы башланган вакытта әлеге сыеклык төсе һәм исе белән сөтле чәйне хәтерләтә. Әзер булгач, аның төсе үзгәрә, чын сыраныкыннан аерылмый. Андагы сөт микъдары 30 процент тәшкил итә.
Әлеге эчемлектән бераз гына сөт тәме килсә дә, сыра сөт ризыкларына түгел, нәкъ менә сырага охшаган.
Фото: ru.inshaker.com