+21 °С
Болытлы
* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
* Март яңгырлы булса, җәйгөмбәле булыр.
* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эреп, сулар тиз китсә - яңгырлы җәй көтегез.