Быел дөнья тарихында 20 нче тапкыр "Җир сәгате" акциясе үтәчәк. 2004 елда старт алган әлеге чара традицион рәвештә мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә. Бу көнне урындагы вакыт белән 20.30 сәгатьтә бар дөнья буенча бер сәгатькә бөтен мөһим учреждение һәм биналарда утлар сүндерелә. Акциягә теләгән һәркем кушыла ала - моның өчен бер сәгатькә электр белән файдаланмаска кирәк.
Бүген акциядә бөтен дөнья буенча йөзләрчә мең предприятие һәм миллиардларча кеше катнаша.
"Җир сәгате" акциясенең оештыручысы - Бөтендөнья Кыргый табигать фонды. Әйткәндәй, "Җир сәгате" хәтта космоста да үткәрелгән. Планетабызның экологик мәсьәләләрен чишәргә омтылучыларга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән 2018 елда халыкара космик станциясе үзенең "Йолдыз" бүлегендә утларын сүндергән.
Фото: mamadysh-rt.ru