Болар кызыклы!
21 март 2024, 11:39

Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?

Фәрит абыйдыр. Тагын кемнәрне беләсез?

Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?
Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?

Фәрит абыйдыр. Тагын кемнәрне беләсез?

 

 Бишбүләк районы  Кыңгыр-Мәнәвез авылында яшәүче бер останы беләбез – Фәрит абый Инсапов ул.  “Өмет”тә бервакыт аның эшләренең берникадәресен күрсәткән дә идек. Аннан соң шактый вакытлар үткән, Фәрит абый чын осталарча эшләрен тагын да төрлеләндереп, тагын да катлаулырак алымнар кулланып, могҗизалар тудырып, агачтан да, тимердән дә челтәр үреп шаккатыруын дәвам итә.

 Бу фотосурәтләр буенча да,  бер сүз дә дәшми генә, тынлыкта останың бай күңелендәге серле бизәкләрнең нәкышьләнеп агачка төшүен карап тору үзе бер релакс, миңа калса. Ә оста үзе  шул бизәкләрдән яшәү көче аладыр. Аның бизәкләре торган саен баетыла.

Кызларыбыз өчен тирән миллилек салып эшләнгән, традициябезне саклаучы һәм кайсы чор кешесен дә телсез калдырыр бу байлыкны тудыручы Фәрит абыйга кулларың сызламасын, дип телисе генә.  Әйтәм бит, бүген сандыклары турында гына сөйләп алдык. Ә аның кулыннан килмәгән эш, ясамаган әйбере юк. Хәер, әнә икенче фотосурәттә нидер бар...  

Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?
Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?
Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?
Иң матур бирнә сандыкларын кем ясый?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас