Болар кызыклы!
21 март 2024, 09:48

Бер җыр тарихы

Кемгә багышлап туган ул “Алтын туй”?

Бер җыр тарихыБер җыр тарихы
Бер җыр тарихы

Кемгә багышлап туган ул “Алтын туй”?

 

Алтын туегыз бик мөбарәк икән,

Табыннарыгыз түгәрәк икән.

Гомер юлларын кичкәндә

Сүрелмәслек хис кирәк икән,

Аны саклар көч кирәк икән.

Кабатланмас тавыш иясе, узган елның сентябрь аенда бакыйлыкка күчкән, Татарстанның Халык  артисты,  Илһам Шакиров премиясе лауреаты Флера Сөләйманова башкарында яңгыраган “Алтын туй җыры” кемне генә битараф калдыра икән. Ә аның сүзләре шагыйрь тарафыннан әти-әнисенең алтын туйларына багышлап язылган бит.

Якташ шагыйребез Зиннур Насыйбуллин бу матур юлларны әтисе Сәгыйдулла абзый белән әнисе Рабыйга апаның парлы гомер юбилеена багышлап язган.

Зиннур Насыйбуллин 1937 елның 12 ноябрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Уфа районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 1956–1958 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча укып, өлгергәнлек аттестатына имтихан тота.

1964–1966 елларда З.Насыйбуллин – Башкорт дәүләт университеты студенты.

1967 елның гыйнварыннан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп, ул яңадан хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә: башта –  “Игенче” дә (Чакмагыш район гәзитендә) әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында мөхәррир булып эшли.

1969 елның июненнән З.Насыйбуллин Казанда Татарстан радиокомитетының әдәби-драматик тапшырулар бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

З.Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре «Пионер» балалар журналында дөнья күрә, аннары бүтән газета-журналларда («Сәнәк», «Чаян»), «Яшь көчләр», «Беренче карлыгачлар» (1969) кебек күмәк җыентыкларда шигъри цикллары басыла.

           Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган фәлсәфи-лирик характердагы шигырьләре «Тәлгәш» (1973), «Гамьнәр илендә» (1987) исемле җыентыкларында туплана.

           Ул 1986 елның 8 гыйнварында Казанда вафат була.

           З.Насыйбуллин – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: шагыйрьнең архивыннан.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас