Болар кызыклы!
20 Марта 2024, 06:54

Бүген Бәхет көне!

Аны чагыштырмача күптән түгел, нибары 2012 елда, билгели башлаганнар.

Бүген Бәхет көне!Бүген Бәхет көне!
Бүген Бәхет көне!

 Халыкара бәхет көнен чагыштырмача күптән түгел, нибары 2012 елда, билгели башлаганнар. Халыкара бәхет көнендә лекцияләр, семинарлар, конференцияләр, тренинглар үткәрелә. Анда катнашучылар тормышка позитив караш, тирә-яктагыларга яхшы мөгәлләмә арттыру яклы. Бәхеткә багышланган китаплар укыйлар, фильмнар карыйлар.

 

Бәхеткә бәйле кызыклы фактлар:

 

*Миннесота Университеты галимнәре бәхетнең 50% - геннарга,  40% - уйларга һәм нибары 10%  яшәү шартларына бәйле булуын ачыклаган.

*Галимнәр бәхет өчен иң яхшы төс сары дип саный.

*“Җир шары институты” тикшерүләр үзәге мәгълүматларына караганда, 2016 елда иң бәхетле ил булып Дания саналган. Аннан соң исемлектә Швейцария, Исландия, Норвегия һәм Финляндия урнашкан. Русия 56 урында булган. Барлыгы рейтингка 157 ил кергән. Соңгы урында - Бурунди.

*Бәхет физиологиясе өч гармонга бәйле: эндорфинам, дофамин һәм серотонин. Эндорфин кыска вакытлы эйфориягә йогынты ясый. Дофамин бәхет хисен тудыра һәм аңардан канәгатьлекне озак саклый. Серотонин көч һәм яхшы кәеф бирә, организмның стрессларга каршы торучанлыгын арттыра.

*Көнчыгыш фисософлары бәхеткә ирешеп булмый дип саный.   

*Ангедония – канәгатьлек алу һәм кичерү сәләтенең кимүе яки бөтенләй бетүе.

*Психологлар үзеңне бәхетле тояр өчен яхшы йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, яхшы кешеләр белән аралашырга, сәяхәт итәргә һәм елмаерга киңәш итә.

Бүген Бәхет көне!
Бүген Бәхет көне!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас