Ат асраучылар артырмы икән?
Ат асручы юк, атлар бетә, дигән проблема үзеннән-үзе уңай якка хәл ителә башлаган кебек тоела. Әйе, кайбер төбәкләрдә кешеләр атка күчеп утыра башлаган.
Машина төзәтү, бигрәк тә сатып алу бәясе кыйммәт булганлыктан, кайбер төбәк кешеләре атка күчеп утыра башлаган. Бу халык, аеруча, Дагыстан, Ингушетия һәм Чечняның биек таулы районнарында яшәүчеләр, ди.
Алар шул рәвешле машиналарын төзәтүгә китә торган чыгымнарын киметергә булган.
Атлар асраучылар һәм хайваннарны арендага бирүчеләргә җирле халык мөрәҗәгать итә, ә туристлар аз килә икән. Статистика шундый: көненә мөрәҗәгать иткән 10 кешенең 7се – тау кешеләре. Еш кына ат җигеп йөрү дәресләре алалар. Атка атланып күңел ачып йөрүнең сәгате 3 мең сум тирәсе тора.
Бу якларда яшәүчеләр белдерүенчә, таулы районнарда машинаны төзәтү хәзер кыйммәт һәм мөмкин түгел диярлек, ә юллар аркасында монда автомобильләр еш ватыла. Өстәвенә, ягулык салырга кирәк. Шуңа күрә ир-атлар кире атларга утырган, дип яза «Маш» каналы.
Фото: sparklogic.ru