-Кичә глобус алдым. Сәяхәт итәчәкмен!
-Кайдан шулкадәр акча алдың?
-Глобус кыймәт тормый ул.
**
Агач ботагында сыр капкан карга утыра. Агач арасында кыштырдаган тавыш ишетелә. “Әһә, - ди карга. –Килә төлке. Тотсын менә сырны! Ачтан үлсен!”
Куак артыннан яшел крокодил килеп чыга.
-Инәкәем! -дип кычкырып җибәрә карга.- Төлке кая?!
Куак артыннан чыккан төлке сырны алып:
-Сөйләшкәнчә, крокодил, яртылаш бүлешәбез.
*
Укытучы:
-Вәли, дөресенә әйтә әле. Кем булышты өй эшен эшләргә?
Вәли:
-Белмим, мин йоклаган идем.
**
-Вәли, синең чалбарыңның бер кесәсендә 10 мең, икенче кесәңдә 15 мең акча бар. Димәк...
-Димәк, бу минем минем чалбар түгел.
**
Химия дәресе.
-Вәли, тоз молекулалары турында хет бер әйбер әйтә алсаң, “5” куям.
-Тоз молекулалары кыяр молекулалары белән бик килешә.
**
-Вәли, ни өчен синең өйгә эшеңне гел әтиең эшли?
-Әнинең вакыты юк.
**
Әтисе –улына:
-Менә мин кичә 5 мең таптым да полициягә илтеп бирдем, ә син акча тапсаң нишләр идең?
-Мин дә синең кебек алдашыр идем, әти.
**
-Кем беренче такта янына чыга. Шуңа бер балл югарырак куям.
-Мин чыгам, - ди Вәли, - куегыз өчлегезне.
Фото: triptonkosti.ru