Болар кызыклы!
13 март 2024, 04:28

Уфа урамнарында кыргый җәнлекләр...

Аюлар әле йоклый. Кем йөри анда?..

Уфа урамнарында кыргый җәнлекләр...Уфа урамнарында кыргый җәнлекләр...
Уфа урамнарында кыргый җәнлекләр...

Аюлар әле йоклый. Кем йөри анда?..

 

Бүен таң атканда Уфаның  тарихи үзәк урамнарында  чабып йөрүче кыр кәҗәсе күпләрнең игътибарын җәлеп иткән.

Кыргый чибәркәй «Соты» йортлары янында йөргән. Шуннан юла аша чабып чыгып, Маяковски бакчасында тутктап торгнан. Аннары инде җиңел генә ыргып, сикереп кар көртләре  һәм агачлар артына кереп югалган.

Бу күренешне  эшкә ашыккан бер кеше видеонга төшереп алган һәм “Минем Уфа” телеграм-каналына урнаштырган. Кыр кәҗәкәе арытаба кая чапкандыр, билгесез. Исән генә булсын. Кайсы токым кәҗәседер инде ул. Әйтүләренчә, бездә себер кыр кәҗәләре үрчеп киткән. Күпме кешегә яхшы кәеф бүләк итте бит бу урман кунагы. ...Ташка каткан шәһәрләрдә дә,  мәсәлән, Уфада да шулай күңелле  булып киткәли...

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас