Болар кызыклы!
12 Марта 2024, 08:13

Савытлары аерым торсын

Песи затлары ашаган урыннарында су эчәргә яратмый икән.

Савытлары аерым торсынСавытлары аерым торсын
Савытлары аерым торсын

Ветеринарлар шулай дип раслый.
Фелинолог әйтүенчә, әгәр песи суны аз эчсә, моңа игътибар итәргә кирәк. Песинең ерткыч булуы билгеле, ул аулап тоткан табыш, мәсәлән тычкан гәүдәсе, берничә көн су янында ятса, аның суны агуларга мөмкин. Шуңа күрә ерткыч хайваннар азык булган урында су эчмәскә тырышалар икән. Шул сәбпле ветеринар азык һәм су савытларын йорт яки фатирның төрле урыннарында урнаштырырга киңәш итә.
Шул ук сәбәп белән әлеге назлыкай үзенең су эчә торган савытын бәдрәфкә якын куйганны да яратмый икән.
Әйткәндәй, белгечләр никадәр нык яратсагыз да, паразитлары булуы сәбәпле, песи һәм этләрне үпмәскә киңәш итә.

Фото: s-zametki.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас