Болар кызыклы!
12 март 2024, 15:51

Могҗизалы сыр чыгарганнар

Үсемлек өстәмәсе кушу сәбәпле әлеге сөт продукты бихисап өстәмә файдалы үзлекләргә ия булган.

Могҗизалы сыр чыгарганнарМогҗизалы сыр чыгарганнар
Могҗизалы сыр чыгарганнар

Чиләбедә югары медицина-биология мәктәбе галимнәре барбарис җимешләре экстракты кушылган тозлы сыр чыгарган. Үсемлек өстәмәсе кушу сәбәпле әлеге сөт продукты бихисап өстәмә файдалы үзлекләргә ия булган. Яңа продукт ашказаны-эчәк юллары авыруларына каршы көрәшә, холестерин дәрәҗәсен киметә, бавыр эшчәнлегенә булыша, матдәләр алмашын көйли һәм хәтта депрессиягә каршы көрәшү үзлегенә ия диелә.
Могҗизалы сырның сере - барбарис һәм башка төрле үсемлекләр җимешләрендә булган барберин алкалоидында. Чиләбе галимнәре сырның файдалы сыйфатларын саклап, аңа өстәмәләр кушу технологиясен уйлап тапкан.
Русиядә тиңдәше булмаган могҗизалы сыр үзенең яхшы сыйфатларын раслаучы тест үткән. Якын киләчәктә яңалыкны сәнәгать җитештерүе күләмендә көйләргә исәплиләр.

Фото:s-ova.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас