Болар кызыклы!
12 март 2024, 08:30

Һавада шарлар күреп, үз күзләре шар булган

Авыл өстендә очып йөрүче ят әйберләр ни булып чыккан?  

Һавада шарлар күреп, үз  күзләре шар булганҺавада шарлар күреп, үз  күзләре шар булган
Һавада шарлар күреп, үз күзләре шар булган

Авыл өстендә очып йөрүче ят әйберләр ни булып чыккан?

 

Ут күршебез Татарстандагы Колбай-Мораса авылы халкы бу көннәрдә күктә гаҗәеп күренешләр күреп шаккаткан. Бу күренешкә беркем дә битараф калмаган.

– Безнең авыл аша бүген төштән соң дистәләп шар очып китте. “Нәрсә икән бу?”– дип, аптырап капка төбенә чыктык. Якыннан күрәсебез килеп, бинокль аша да карадык. Парашют белән сикерәләрме әллә, дип тә уйладык. Нишләп йөрүләре икән? – дип кызыксынып редакциягә шалтыратканнар монда.

Нурлат районы хакимиятендә илкүләм ярыш узуын әйткәннәр.

 Тулырак мәгълүматка тукталсак, Татарстанда “Россия зимняя гонка” җылылык аэростатларының еракка очу ярышы узган икән. Әлеге ярыш республикада туризмны, һава спортын үстерергә ярдәм итәчәк.

 Әлеге ярышка быел старт Татарстанда, ягъни Яшел Үзән районының Ильинское авылында бирелгән. Анда Казан, Чаллы, Йошкар-Ола һәм Уфадан барлыгы ун команда катнашкан. Ун сәгать эчендә катнашучыларга иң ерак арага очарга тиеш булганнар. Экипажлар 300 чакрым үтеп, Самарада финишка килеп җиткән.


Чыганак һәм фото: “Ватаным Татарстан”

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас