Болар кызыклы!
8 март 2024, 08:47

Ах, чибәрем, иреннәрең!

Берничә ел элек кенә кабартылган иренле кызлар ниндидер экзотика кебек күренсә, хәзер тоташ эпидемиягә әйләнде. 

Ах, чибәрем, иреннәрең!Ах, чибәрем, иреннәрең!
Ах, чибәрем, иреннәрең!

Хатын-кызлар авыртулар-сызланулар аша үзгәрүләргә баруын ир-егетләргә ошарга тырышулары, аларның мәхәббәтен, игътибарын яуларга теләве белән аңлата. Әмма шул ук вакытта әлеге ботокс ярышында каршы җенес вәкилләренең (хәтта законлы ирләренең!) фикере иң соңгы урында кала. Ә ир-атлар күпчелек очракта мондый үзгәрешләргә каршы икән.

Валерий, 40 яшь: “Ир-ат буларак әйтәм: мондый кыяфәтле хатын-кызга без көлемсерәп кенә карыйбыз. Җитди мөнәсәбәтләр турында уйланасыз икән, башка җирләрегезне үзгәртсәгез, ясатсагыз да, иренгә тимәгез! Чөнки кабартылган иренле хатын-кыз җилбәзәк, җиңел генә “бирелә” торган хатын образы тудыра. Иптәш кызларыгыз каршыгызда матур дисә дә, артыгыздан көлә генә. Ә андый кызга өйләнергә, аннан бирәк андый хатын белән кеше арасына чыгарга оялыр идем мин”.

 

Айрат әфәнде (яшен әйтмәде): “Кызлар шул коточкыч иреннәр ясатудан туктаса, мин бик шат булыр идем. Кайберсе шулкадәр зурайта, хәтта дикциясе үзгәрә. Косметологка барсалар да, моны кеше сизмәскә тиеш. Нигә артыгын кыланырга, аңламыйм. Иреннәр акыл күрсәткеченә әйләнде кебек: иреннәре зуррак булган саен акылы кыскарак хатын-кызның. Үз-үзенә ышанычы юк икән, ирен ясатканчы, акчасын психологка тотсын.

Илшат, 29 яшь.Күпертелгән иреннәр матур кебек иде ул. Әмма хәзер артык күп. Үзенчәлеге бетте. Социаль челтәрләрдә профильдәге фотоларын бутый башладым- барысы бер йөзле. Мин табигый матурлык яклы. Һичъюгы башта аны күрәсе килә. Балаларың кемгә охшаячак икәнен беләсе килә бит.

Азат, 25 яшь.Акыллы булсын, ә иреннәре нинди булуы мөһим түгел. Минем чын иренле кызларым да булды, кабартылган иренлеләре дә. Аерма үз-үзен ярату дәрәҗәсендә генә бугай. Башка аерма күрмәдем. Табигый иреннәр яклыдыр үзем. “Пилмән”нәр дә ошый ошавын. Аларны үпкәндә кызык. Тик чын матурлык кабатланмый. Ул бер генә экземплярда. Ә косметологның копиркасы аша чыккан йөзләрне тегендә дә күрергә мөмкин, монда да...

Марат,  36 яшь. “Ох, гүзәл затлар! Сезне чыннан да аңлап булмый һәм булмас та инде. Сезгә һәрвакыт нәрсәдер ошамаячак. Минем хатынның иреннәре үзенеке. Тик ул ахирәтләренә карап, косметологка барам, дия башлады. Әлегә кадәр тыеп килдем. Тик ул барыбер үзенекенчә эшләячәк инде. Кем өчен? Белмим.

 

Фото: ачык чыганак

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас