Хатын-кыз кайчан фәрештә?.
Март бәйрәме хатын-кызның
Иң гүзәл бәйрәмедер...
Шул көнне генә булса да
Ангелга әйләнүдер.
Фәрештә – ангел буладыр,
Күз төшкән кешесенә...
Күрми узар, сәлам бирмәс,
Коелган тешлесенә.
Бар да андый түгел, диеп,
Жан һәм йөрәк әрләшә,
Һич йокларга бирмисез, дип,
Шул чак акыл да дәшә.
Сөешеп туймаган ярлар,
Тавыш-тынсыз серләшә.
Тоясын тоеп, бизгәннәр,
Юк-бар өчен эрләшә.
Балның чамасын белмәсәң,
Төчели, тәмсезләнә...
Үткәннәрдән кер эзләсәң,
Аралар ямьсезләнә.
Булганына шөкер итеп,
Яшәүләргә ни җитә...
Шуны да аңламаганның
Юлы тәмугка итә.
Нәфесем азмасын, диеп,
Багышлыйм көндә догам.
Өметләнәм, адашмамын –
Тәмугка илтмәс Ходам.
Ирек Бакиров.
Кушнаренко районы.
Фото: novyefoto.ru