Болар кызыклы!
7 март 2024, 16:08

Уфада "Атай" шоколады сатыла башлаган

Тышлыгында Радий Хәбиров төпчек улын кочаклап тора.

Уфада "Атай" шоколады сатыла башлаганУфада "Атай" шоколады сатыла башлаган
Уфада "Атай" шоколады сатыла башлаган

Уфаның Совет мәйданындагы туристлар үзәгендә яңа сувенир шоколад барлыкка килгән, анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сурәтләнгән. Ул үзенең төпчек улы Тимерне кочаклап төшкән.

Тышлыгында башкортча "Атай" дип язылган. Билгеле булганча, бу татлы сувенир чагыштырмача күптән түгел генә сатыла башлаган. Шоколадның 38 граммы - 200 сум.

Туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев сүзләренчә, шоколадны Стәрлетамакта Венесуэладан сатып алынган ингредиентлардан эшлиләр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас