КЫЗЛАР НИК БИЗӘНӘ?
Беренчедән, үзләрен ышанычлырак хис итәр өчен. Бу фактор физиологик җитешсезлекләр белән дә бәйле. Тән тиресендәге проблемалар, сыткылар, кара нокталар хатын-кызларны декоратив косметика кулланырга мәҗбүр итә. Тон бирә торган крем, консиллер битебездә булган барлык кимчелекләрне яшерергә сәләтле.
Икенчедән, күңел шулай таләп иткәнгә. Матур күлмәкләр киеп, төрле образларга кереп, көзге алдында ыспайланырга ярата инде ул хатын-кыз.
Өченчедән, үзен «тәртипкә» китерер өчен. Йокыдан торгач, һәрберебезнең бите әллә ни матур түгел төсле тоела, көзгегә дә карыйсы килми, әйе бит? Кызлар өчен нәкъ менә шул «тәртипкә килү» ысулы ул – макияж ясау.
Дүртенчедән, башкаларга ошар өчен. Хатын-кызларның сокланулы карашларны тоясы, комплиментлар ишетәсе килә. Бу – табигый фактор һәм моны берничек тә кире кагып булмый.
Күпме иннек “ашый”?
Хатын-кызлар елына 2,5 тюбик иннек ашый икән. Иннекнең 100 граммында бары тик 8 калорий гына, шуңа күрә фигура өчен кайгырмыйча «ашасагыз» була!
Беренче адым
Кыз кеше беренче булып адым ясаса, 62 процент ирләрнең башы шатлыктан күккә тиячәк.
Шуның өчен ирләрне хиссез җаннар дип уйламагыз. Чынлыкта алар бик нечкә күңелле.
Күпчелек ирләр өчен йөз матурлыгы идеаль фигурага караганда мөһимрәк.
Ирләр сөйгәненә смс язганчы шалтыратуны кулайрак күрә.
Ирләрнең 30 проценты элеккеге кызларының телефон номерын саклый.
Көзге каршында
Көзге алдында хатын-кызлар елына якынча 120 сәгать тора.
Һәр гүзәл зат уртача 17 ел гомерен диета тотып үткәрә.
Аларның 2 проценты гына үзләрен матур дип саный.
Үбешергә яраталар?
Романтик үбешү 2-3, француз үбешүе 5-10 калорияне «яндыра». Бер минут туктаусыз үбешүдән 29 калория юк ителә.
Ә бит эшкә киткәндә хатыннарын үбеп китүче ир-атлар 5 елга артыграк яши.