Шундый елак инде алар
Кеше күзендә елына 4,5 литр яшь ясала.
Хатын-кызлар ирләргә караганда 5 тапкыр ешрак елый, шунлыктан, ирләрдән 6-8 елга озаграк яши.
Иң тозлы яшь -- авыртудан яки чарасызлыктан акканы, суган чистартканда чыкканы төчерәк була икән.
Иң сирәк елаучылар – кытайлылар, иң еш елаучылар – америкалылар һәм Непал халкы.
Сөйләшергә яраталар инде
Хатын-кызлар ир-атка караганда 30 процентка күбрәк сөйләшә.
Гүзәл затлар ир-атларга караганда ешрак елмая.
Хатын-кыз ир-атларга караганда уртача 12 елга озаграк яши.
Бала әнисен кабатлый
Бала әнисенең сөйләм манерасын һәм акцентын кабул итә. Карында вакытта ук сабый әнисенең тавышын ишетә дип исәпләнә. Үсә-үсә ул шул акцентны кабатлый. Галимнәр 60 яңа туган сабыйның – 30 алман, 30 француз баласының елавын тикшереп шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның елау рәвешләре әти-әниләренең туган тел үзенчәлекләре белән тәңгәл килгән.
Әйткәндәй, сабый балалар көненә уртача 200 тапкыр елмая.
Чагыштыру өчен: хатын-кызлар көнгә уртача 62, ә ир-атлар нибары 8 мәртәбә елмая икән.
Карындагы бала булыша
Әгәр авырлы вакытта хатын-кызның берәр әгъзасы зарарланса, яралгы аны сәламәтләндерү өчен күзәнәкләр җибәрә.
Мәсәлән, авырлы вакытта йөрәк өянәге белән интеккән хатын-кызлар, тиз генә савыгып китә. Чөнки яралгы хәлендәге сабый, әнисен савыктыру өчен, үзенең төп күзәнәкләре белән бүлешә.