Болар кызыклы!
3 март 2024, 08:20

“Бәлеш пеште, “Өмет” килде – дөнья түгәрәкләнде”

Дамира апаның матур йоласы могҗизалар тудыра - өйгә бәхет китерә!

“Бәлеш пеште, “Өмет” килде – дөнья түгәрәкләнде”“Бәлеш пеште, “Өмет” килде – дөнья түгәрәкләнде”
“Бәлеш пеште, “Өмет” килде – дөнья түгәрәкләнде”

Дамира апаның матур йоласы могҗизалар тудыра - өйгә бәхет китерә.

 

“Бәлеш пеште, “Өмет" килде – дөнья түгәрәкләнде”, – ди Илеш районының  Иштирәк авылында гомер итүче Дамира апа Рамазанова. Менә шулай атна саен, ничәмә-ничә еллар дәвамында ул “Өмет”не бәлеш пешереп каршы ала...

Әлбәттә, шул түгәрәк бәхетне тулыландырыр сәбәп биреп, газиз әниләре янына балалары да ялга кайта!..

Кайту! Әни янына кайту! Туган йортка кайту! Бәлешле, бакчалы, мунчалы, мәңге сүрелмәс истәлекләргә чорналган, җан җылысын саклаган йортка кайту! Аннан да зур өметле бәхет бармы? Юктыр ла...

 

...Бәлеш тә беткәндер инде. Ашалып бетмәсә дә, күчтәнәч букчасына кереп яткандыр. Аның каравы, менә бу көн кадагына суккан җылы фотосурәт һәм тел төбендә бәлеш тәме калды! Һәм шул халәт тагын, бик тиздән, шатлыклы очрашуга дәртләндереп, күңелне иләс-миләс китереп торыр.

Юлларыгызда имин йөрегез, дуслар, тел очында эреп торыр бәлешләрен пешереп, елмаеп каршы алыр кадерлеләрегез исән-сау булсын!

 

...Өмет! Серле сүз ул. Шул яшәтә түгелме безне? Якыннарың –әти-әниләрең, балаларың белән очрашу өмете бәлешнең мичкә кереп китәренә, мунча ягылуга сәбәп була; кайнар вә кадерле очрашуларын, серләшеп туймас, тормышның татлы ләззәтенә тулы кадерле минутларын, тагын әллә күпме рәхәтлекләрен тудыра һәм тормышка ашырта!                                                                                                          Күңелебездә өмет яшәсен, йортыбызга “Өмет” гәзите килсен, дуслар!

Әйткәндәй, сезгә “Өмет” килмиме? Димәк, сездә бәлеш пешмидер?..

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас