Болар кызыклы!
28 февраль 2024, 16:01

“Зәпәрәй”ләр җилдерткән генә

Их, менә сезнең дә ул машинагыз исән булсамы?...

“Зәпәрәй”ләр җилдерткән генә“Зәпәрәй”ләр җилдерткән генә
“Зәпәрәй”ләр җилдерткән генә

Их, менә сезнең дә ул машинагыз исән булсамы?...

 

Ут күрешебез Татарстанда инде күпләребез машина исемлегеннән сызып ташлаган автоларны “хут”ка җибәргәннәр. Алай гынамы әле, хәтта ки ралли кадәр ралли оештырганнар. Сез дә беләсез  инде ул машинаны,  безнеңчә “зәпәрәй” инде ул.

Менә шул машиналарда узыш оештырганнар Лениногорский районының җырларда җырланган Керкәле авылында.  Анда төрле авыллардан килгән ике дистәгә якын райондаш ир-егет үз запорожецлары белән катнашкан.  Сакчыллар да икән, бу көнгә кадәр йөрерлек булгач, ә? Үтильгә дә бирмәгәннәр, кара син аларны...

Иң кызыгы шунда, һәр катнашучының автомобиле үзенчәлекле бу егетләрнең. Алар арасында җырчы Фирдүс Тямаевның да ике машинасы катнашкан.

Керкәле авылы хакимияте башлыгы Ленар Биһманов барлык катнашучыларга уңышлар теләгән. Мондый ярыш биредә ... өченче тапкыр узган!

Килгән кунакларга катнашырга теләк белдергән өчен рәхмәт җиткергәннәр.

«Иганәчеләр ярдәме белән катнашучыларга яхшы бүләкләр дә әзерләдек. Беренче урын алучыга – «Бәкер» шифаханәсенә юллама, икенче урын алучыга – туңдыргыч, өченче урынга – микродулкынлы мич. Шулай ук, һәрберсенә Кубок та тапшырачакбыз», - дигән җитәкче.

Керкәле авылында якын дусты, курсташы Раил Гарифуллин яшәгәнгә күрә, авылны якын итеп, чакырган саен кунакка кайтучы, Нурлат егете Фирдүс Тямаев та кайткан булган. Беренче урынны яуламаса да, кәефе кырылмаган аның.

«Монда минем дусларым, танышларым бик күп. Бүгенге көндә дә аралашабыз. Бүген кич Чаллы шәһәрендә концертым булса да, ралли ярышын читтә калдыра алмадым. Ярыш, иң мөһиме, совет машиналарында. Үзенә бер күңелле, үзенә бер бәйрәм. Монда яшьләр аралаша, таныша, дуслаша... Керкәле авылы минем өчен бик якын авыл. Үземнең икенче авылыма килгән кебек киләм. Халык әйбәт, бик гади монда....», – дип уртаклашкан ул тәэссоратлары белән видеязмада.

Шунысы да мәгълүм булсын, автомобиль ярышында Фирдус бүләгенә дә узышлар үткән. Җырчы мондый кызык шөгыльле егетләргә акчасын кызганмаган, диик, беренче урын алучыга – 10 мең, икенче урынга – 7 мең, өченче урын иясенә – 5 мең сум тоттырган ул. Ни әйтәсең, афәрин! Үрнәк алырлык узыш,

Ә “зәпәрәй” шәп тәгәри ул. Аның бөтен көче арттан этеп бара бит, кыздырсаң, әллә нинди текә чит ил машиналарын да тузанга күмеп үтеп китә ул... Бу “җен кебек чаба” торган машинагызны черетеп ташлаганга үкенеп тә куйдыгызмы әллә, булгалый. Сакчыллык үзе байлык ул, матди гына да түгел!

 

 

 

“Зәпәрәй”ләр җилдерткән генә
“Зәпәрәй”ләр җилдерткән генә
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас