Болар кызыклы!
23 февраль 2024, 12:35

Марттан ни көтәргә?

Яз булырмы, кыш калырмы?

Марттан ни көтәргә?Марттан ни көтәргә?
Марттан ни көтәргә?

Яз булырмы, кыш калырмы?

 

Русия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерүенчә, март бөтен Үзәк Русия территориясендә кыш ае булып калачак. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, бездә язның чын мәгънәсендәге беренче ае – апрель. Шул ук вакытта апрельнең 15ләреннән соң гына һава температурасының +15 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Белгеч сүзләренә караганда, кыш ахырына кадәр кар-бураннар да, җепшек көннәр дә, көчле суыклар да булырга мөмкин әле.

Вильфанд аңлатып үткәнчә, кышның үзгәрүчәнлеге океан температурасына, стратосфера халәтенә, башка сәбәпләргә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә март кышкы ай буларак санала, һәм ай башыннан җылы һава көтүнең мәгънәсе юк.
Шул ук вакытта белгеч, бөтен язгы чорда һава температурасының ничек булачагын әйтеп булмый әле, дигән

Фото: mixyfotos.ru 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас