Мисырда яшәүче дөньяның иң озын буйлы ир-егете Солтан Косенның буе 251 сантиметрга җитә. Һиндстаннан Джиота Амгеның буе нибары 36, 5 сантиметр тәшкил итә. Алар 19 февральдә Американың Калифорния каласында очрашкан. Дөньяның ике рекордчысына фотосессия оештырганнар. Алар беренче тапкыр 2018 елда Мисырда очрашкан һәм бергәләшеп Гизадага пирамиданы караганнар.
2009 елда Гиннессларның рекордлар китабы рәсми рәвештә 41 яшьлек Солтанның буен раслаган. Косенның куллары да дөньяда иң зуры - аның һәр учының озынлыгы 28,5 сантиметр тәшкил итә. Солтан 10 яшенә кадәр нормаль үсә, ләкин шеш барлыкка килгәч, гигантизмнан җәфалана башлый. Косен заказ буенча тегелгән кием кия, гадәти өй җиһазлары белән катлаулыклар кичерә.
30 яшьлек Джиоти Амги ике яшьлек баладан бәләкәйрәк, 18 яше тулганда гәүдә авырлыгы нибары 5 килограмм була . Ул ахондроплазия белән авырый. Амгиның социаль челтәрләрдә миллион ярым подписчигы бар икән. Аның һөнәре дә бар - ул актриса. Берничә ел элек ул "Американың куркыныч хәлләре тарихы" сериалында уйный. Нәтиҗәдә, ул тарихта иң бәләкәй буйлы актриса булып таныла.
Менә бит, чирлемен дип аларның берсе дә үз эченә бикләнмәгән, дөньядан ямь табып яшәргә тырышулары соклану тудыра.
Фото:postila.ru