Башкортстанда яшәүчеләр 2024 елдагы иң кечкенә тулы Айны күзәтә алачак, дип белдерәләр Уфа планетариясеннән. Кечкенә тулы Айны 24еннән 25 февральгә каршы төндә урындагы 18.23 вакыт белән көнчыгыш офык өстеннән күрергә мөмкин булачак.
Әлеге күренеш бу вакытта Айның Җирдән ерагаюы сәбәпле тоныграк күренүе белән аңлатыла.
"Тулган Ай иң югары ноктасына якын урнашканда аны микро тулы ай дип атыйлар. Ай үзенең иң югары ноктасын 26 февральдә Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә үтәчәк. Ә аңа кадәр 24 февральдә 15.30 сәгатьтә Ай тулачак", дип аңлата күк йөзе җисемнәре белгечләре.
"Башинформ" буенча.