–Ә син нигә йөргән кызың белән талаштың?
––Акылга таман булып чыкты. Минем носки тишек икәнен белә торып, 23 февральгә ноутбук бүләк итте.
**
–Кадерлем, Ватанны саклаучылар көне хрмәтенә сиңа бүләк – мундирлы бәрәңге!
**
23 февральдән соң бөтен ир-егетләр яңа трусик һәм оекбашта йөриләр. Жәл, шундый матурлыкны халык күрми!
**
–Ирләргә иң яхшы бүләк нинди?
–24е ял көне булса!
**
Егет белән кыз сәүдә үзәге аша ресторанга кереп бара. Кыз:
–Кадерлем, монавы түфлиләрне шулкадәр аласым килә, тик кәшилүгемне өйдә онытып калдырганмын...
–Ә ул түфлиләр күпме тора?
–5 мең.
Егет кәшилүген тартып чыгара башлый. Моны күреп, кыз елмаеп җибәрә.
–Сөеклем, менә сиңа әзрәк акча. Автобуска утыр да, кайтып, кәшилүгеңне алып кил. Мин сине ресторанда көтеп торырмын.
**
Зирәк хатын-кыз иренә 23 февральгә зәркан кибетенә сертификат бүләк итә.
**
Ике ир бәйрәм итеп утыра.
–Миңа ни өчен джинн дип кушамат тактылар икән ул?
–Чөнки кайда гына шешә ачылса да, син киләсең дә җитәсең!