Болар кызыклы!
21 февраль 2024, 11:15

Барып күрсәң иде...

Дулкыннар да туңып кала икән...

Барып күрсәң иде...Барып күрсәң иде...
Барып күрсәң иде...

Дулкыннар да туңып кала икән...

 

Ольхон утравында боз пластикасы технологияләре буенча үтүче Olkhon Ice Park халыкара фестивале ачылды. Ул Русиядә бердәнбер боз скульптурасы интерактив паркы.

 

Байкал күлен барып күрү зур теләк булып тора инде ул. Менә бу хәбәр аңа тартылуны куәтләп кенә җибәрде. Туңган елга-күлләрдән гайре  мондый серле дөньяны күргән юк иде - дулкыннар шундый могҗизалы рәвештә туңа икән бит.

 Байкал күле ярларында 1 чакрым озынлыкта туңып калган дулкыннардан ясалган тоташ боз катламнарыннан осталар менә шундый сыннар ясый икән.  

Монда килүчеләрне Русия һәм Монголиянең төрле шәһәрләреннән килгән 13 оста ясаган әкият геройлары каршы ала. Быел сыннарның темасы «Байкал Галәме» дип атала.

Olkhon Ice Fest фестивален булдырган Семен Майор белдерүенчә, сыннар паркына 15 мартка кадәр килеп була.

 Керү бушлай, вакыты чикләнмәгән.

Фото:baikalgo.ru

Барып күрсәң иде...
Барып күрсәң иде...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас