Зөлфия Малахов янына нигә барган?
Авыргазы районының Толбазы авылындагы Г.Ибраһимов исемендәге китапханә хезмәткәре Зөлфия Сидорова "Русия 1" телеканалында Андрей Малаховның "Песни от всей души" тапшыруында төшкән.
Программа мөхәррирләре аның интернетта күп каралган роликларына игътибар итеп, тапшыруга чакыралар.
- Күптән түгел генә бик ерак булып күренгән юл уңышлы үтте. Мәскәүгә Андрей Малахов тапшыруына баруым турында күңелле хатирәләр сакланачак. Гаҗәеп зирәк кешеләр белән очраштым, алар белән аралаштым. Күпме яңалык белдем, тапшыруның бөтен процессын эчтән күрдем. Андрей Малаховның яхшы кеше һәм чын профессионал булуына инандым, - дигән ул.