Әлеге ризыкны белмәгән һәм пешермәгән халык бар микән? Интернет мәгълүматларына караганда, пилмән безнең эрага кадәр 3600 елда Борынгы Кытайда барлыкка килгән. Аннан инде Урта Азиядә, Кавказда, Урал белән Идел буенда таралган. Пилмән якынча 600 ел элек Русиянең традицион ризыгына әверелгән һәм гаилә учагы, иминлеге символы булып санала башлаган. Безнең илдә ул аеруча Яңа ел алдыннан популярлашып китә. Гыйнварда Русия халкы пилмән ашауның еллык планын тутырып куя шикелле. Шулай да аның рәсми көне февральдә генә.
Удмуртлар пилмәнне милли ризыклары, дип саныйлар. Ижауда хәтта пилмәнгә һәйкәл дә бар. «Пилмән» сүзе фин-угыр телләреннән кергән. Пель — «колак» һәм нянь — «икмәк», дигәнне аңлата.
Пилмән камырының төрле вариантлары бар. Бүген сезгә шуның берсен тәкъдим итәбез.
150 г кайнаган җылы су;
2 йомырка;
2 аш кашыгы үсемлек мае;
чеметеп кенә тоз;
кирәк хәтле он салып уртача катылыктагы камыр басабыз һәм төреп куеп, 30 мин ял иттерәбез. Шулай эшләгәндә, камыр үзләнә.
Эчлегендә 3 төрле ит - тавык, сарык, сыер ите. Өчесен бергә иттарткычтан чыгарып, тәменчә тоз, борыч, суган кушабыз.
Камырны җәеп, түгәрәкләр кисеп, эченә ит салып, пилмән ясыйбыз.
Ит пешкән шулпага кишер уып, суган салып пилмән кабартсаң, телеңне йотарлык була!