Мальдива утрауларының берсендә Әкрәм исемле бер кеше амбра тапкан. Табышны 3 мең доллар тирәсе (300мең сумнан артык ) бәяләүләре мөмкин икән.
Йәмәндә исә балыкчылар үле кит эченнән 127 килограмм амбра тапкан. Аларның табышын сатып алырга теләүчеләр бихисап ди.
Нәрсә соң ул амбра?Амбра - ул кашалотларның ашказаны-эчәклек юлында эшкәртелүче кыйммәтле матдә. Гади телдә аны кашалот косыгы дип атыйлар. Аеруча сыйфатлы косык өчен 40 мең долларга кадәр (3,6 млн. сумга якын ) түләргә әзерләр икән. Амбраны хушбуйлар җитештерүдә кулланалар. Аның сыйфаты югарырак булган саен, бәясе дә кыйммәтрәк була. Халыкара базарда амбраның бер килограммы 40 мең долларга (3,8 млн. сум) кадәр җитә икән.