Болар кызыклы!
15 февраль 2024, 08:17

“Челюскин” пароходы батканга 90 ел...

   “Нәрсә булса булды, бернинди дә паника булмады”, диләр анда булганнар...

“Челюскин” пароходы батканга 90 ел...“Челюскин” пароходы батканга 90 ел...
“Челюскин” пароходы батканга 90 ел...

   “Нәрсә булса булды, бернинди дә паника булмады”, диләр анда булганнар...

   1934 елның 13 февралендә “Челюскин” пароходы бата. Аның экипажы һәм фәнни экспедиция әгъзалары Төньяк диңгез юлы буенча бер җәйге навигация вакыты эчендә йөк илтеп җиткерү схемасы өстендә эшләгән булалар.

   Ләкин 1933 елда судноны төрле яклап бозлар кысрыклап ала һәм ул 5 ай дәвамында (!) диңгездә йөзеп йөрергә мәҗбүр була. Бер көн килеп корабльнең корпусы чатный. Менә шул вакытта команда һәм экспедиция әгъзалары үзләре белән иң кирәкле нәрсәләрне, шул исәптән, вакытлыча торак төзү өчен материаллар да алып, бозга чыгарга карар итә.

   Мәскәүдә төзелгән махсус комиссия боздагыларны коткару операциясе әзерли. 5 марттан алын 13 апрельгә кадәр “челюскинлыларны” лагерьдән материкка самолетлар ярдәмендә күчерәләр.

   Олы җиргә кайтканнан соң полярникларны Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләклиләр, ә коткаручы-летчиклар беренче Советлар Союзы геройлары булалар.

Фото: rgo.ru 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас