Кытайда бер ир-егет алдап 40 хатынның акчасы алган.
Цзянсу провинциясеннән 33 яшьлек Гу, үзен бай һәм мәхәббәт эзләүче төзелеш компаниясе җитәкчесе итеп танытып, танышулар сайтыннан корбаннар тапкан. Ныграк ышандыру өчен арендага затлы автомобильләр алган, күчемсез милеккә ясалма танытмалар сатып алган һәм үзен шәһәр буйлап йөреттерү өчен шофер яллаган. Нәтиҗәдә, шушы ысул белән ул 40 хатынны алдауга ирешкән.
Гүзәл зат белән якыннанрак танышып алгач та, акча сорый башлаган. Янәсе, компанниясе әлеге вакытта финанс авырлыклары кичерә, акчаларын инвестицияләргә салган, имеш. Гомум алганда, 2 миллион юань (25,5 млн. сум) бурычка дип, алдап акча ала.
Алданган бер хатынның көнчел ире тукмаганнан соң аның мошенник булуы ачыклана. Тикшерү эшләре аның башка хатын-кызларны да алдавын ача.
Гуны мошенник кылганы өчен 13 елга төрмәгә утырталар. Моннан тыш, суд аңа 200 мең юань (2,5 млн. сумга) күләмендә штраф та сала.
Бахыр хатын-кызлар мәхәббәт хакына ничек кенә алданмыйлар да, нинди генә түбәнлекләргә төшмиләр. Моңа мисаллар күп булса да, сабак алмыйлар. Хәер, алдаучы гашыйк җанның һушын аладыр инде...
Фото: emilia-spanish.ru