Көн саен салкын душта коену тирене яшь килеш сакларга ярдәм итә. Матурлыкны саклауның күзгә ташланып бармаган бу ысулын табиб-остеопат һәм яшь медицинасы белгече Пунам Десаи атый.
Десаи әйтүе буенча, яшәртү эффекты алу өчен салкын су астында ике-өч минут тору да җитә. Табиб процедураны атнсына берничә тапкыр кабатларга киңәш итә. Бу җыерчыкларны киметергә һәм тирене сыгымалырак итәргә булыша. Өстәвенә, салкын душ стресс дәрәҗәсен, ялкынсынуларны киметә һәм хәтта йокына яхшырта ала.
Табиб салкын душ яисә ваннаны даими рәвештә кабул итәргә киңәш итә, ләкин ул процедура озайлы булырга тиеш түгел ди. Моннан тыш, ул табиб белән киңәшләшергә тәкъдим итә, чөнки кайсыбер кешеләрдә йөрәк-кан системасы авырулары булуы мөмкин. Ә яшәрүнең бу ысулы аларга ярамый.
Фото:sparklogic.ru