Ул яз җитүен көтә.
Әбҗәлил районында яшәүче 19 яшьлек Алинә Галиуллина тракторчы булып эшли.
Бу сөйкемле һәм кыю туташ тракторчы оныгы, тракторчы кызы һәм тракторчы сеңлесе дә икән. Үзе дә күп, уйлап тормый, шул һөнәрне сайлаган. Батыр яшь кыз турында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең телеграм каналында язган.
«Вәт бу кыз! Бу батыр кызны туган Әбҗәлил районында бөтен кеше беләдер», – дип яза ул.
Алинә сентябрь аеннан районның «Красная Башкирия» хуҗалыгында эшли башлаган. Бу һөнәрне үзе аңлап, яратып сайлаган. Эшен чын күңелдән башкара, кыз күңеле язны көтә. Һәм, билгеле, хисләргә бирелеп кенә түгел, тургайлар белән ярышып, киң кырларны гизәр өчен.
Хәзерге вакытта бригада белән бергә техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. Бердәнбер кызның эшен хезмәттәшләре дә әйбәт бәяли икән.
Баймак көллиятен тәмамлагач, Алинә мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Ул эш эзләүчеләргә адреслы социаль ярдәм программасына эләгә, социаль контракт төзи, эш табыла, һәм беренче айларда финанс ярдәм дә күрсәтелә.
Чыганак: Интертат.