Болар кызыклы!
9 февраль 2024, 10:21

Корольләр дә чирли

Инде исән-сау була күрсен!

Корольләр дә чирлиКорольләр дә чирли
Корольләр дә чирли

Бөек Британия короле Карл III авырып киткән. Диагностика процедуралары вакытында 75 яшьлек монархта яман шеш авыруының бер төре табылган.
Король вазифаларының бер өлешен аның улы, тәхет варисы, принц Уильям башкара башлаган. Нигездә алар корольнең җәмәгать эшләре дип атала. Корольнең конституцион бурычларын Карл III үзе башкарачак, ди.
Корольнең җәмәгате, королева-консорт Камилла Карл Өчнең үзен яхшы хис итүен белдергән. Ул аның хәлен белешеп килгән хатлар һәм хәбәрләргә шат булуын белдергән. "Алар аны юандыра", - дигән Камилла.
Инде исән-сау була күрсен! Тәхеткә утырды гына бит әле. Әнисе Елизавета II 90 яшькә кадәр тәхеттән төшмәде шул...

Фото:squarenews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас