65 яшьлек Майкл Арнольд исемле очучы Кэсси Вилуш исемле хатынга 2019 елдан алып бәйләнә икән. 42 яшьлек хатын белән кафеда танышканнан соң ир кеше аңа урынсыз хәбәрләр һәм фотолар сала башлаган. Хатын социаль челтәрдәге битенә бик салгач, Майкл җиңел моторлы самолетында аның йорты өстеннән оча башлаган, машинада да эзәрлекләгән. Җитмәсә, хатынның йорт ихатасына помидорлар ыргыткан, социаль челтәрдә аның йорты рәсемен урнаштыра башлаган. Кэссиның ире үлеп киткәч, аны соңгы юлга озатырга килгән.
Чираттагы тапкыр очыш ясаганнан соң ирне аэропортта кулга алганнар. Хатынны эзәрлекләгәне өчен хөкем иткәннәр һәм аңа якын килүдән тыйганнар. Бераз вакыт үтү белән Арнольд Вилуш йорты өстеннән янә очышлар ясый башлаган. Хәсрәт пилотка Нью-Йорк штаты күгендә очудан тыю буенча ордер тоттырганнар. Ләкин ул Мэн һәм Вермонт штатлары аэропортларын файдаланып, янә начар гадәтенә тотынган. Кулга алалар, ләкин залог биреп иреккә чыккан.
Инде өченче тапкыр кулга алганнар. Хәзер аңа җитди төрмә срогы яный.
Бахыр, хатынны эзәрлекләп мәхәббәтен көчләп тагарга уйлаган инде. Мәхәббәтне чир диләр, моныкы мания булган, ахры...
Фото: www.ebay.com