Кешелекнең чагыштырмача соңгы казанышлары саналса да, бәдрәф кәгазе турында беренче искә алулар безнең эраның II гасырына туры килә. Аны ул чакта Кытайда ефәк-сырцадан ясаганнар. 589 ел белән билгеләнгән борылгы елъязмаларда кытай галиме Янь Чжитуй: “Мин бәдрәфтә акыл ияләренең исемнәре язылган кәгазьне кулланудан сакланырга чакырам”, – дип язган.
Шәхси гигиена өчен бу җәһәттән кешеләр ни генә кулланмаган! Борынгы Римдә озын таякка бәйләнгән губканы тозлы суда чылатып файдаланганнар. Урта гасырларда Европада гади халык яфрак, үлән кулланса, байларда тукыма булган. Төньяк халкы җәен –мүк, кышын кар кулланган. Мөселманнарда су чисталыкка ирешергә ярдәм иткән. Ә тропик утрауларда яшәүчеләр иң уңайлысы дип кабырчык читен яки кокос кабыгын санаган.
Бүген без кулланган бәдрәф кәгазенә иң якын вариантны 1880 елда Англиядә җитештерә башлаганнар. Әмма алар шакмак капларда сатылган һәм бик каты булган. Ә 1928 елда бар нәрсәдә дә тәртип яратучы алманнар ул кәгазьне рулонга төрә башлаган һәм бүгенге вариантка китереп җиткергән. Хәер, соңгы адымны Британия компаниясе ясады һәм ул кәгазьне ике катлыга әйләндерде.
Әмма иң кызыгы, бу казанышларга карамастан, бөтен Җир шарында яшәүче халыкның 30 проценты гына бәдрәф кәгазен куллана икән.