Болар кызыклы!
8 февраль 2024, 03:04

Башкортстанда яшәүче 105 яшьлек әби озын гомерле булуының серен әйткән

Кызлары белән бер яшьтә күренә. 

Башкортстанда яшәүче 105 яшьлек әби озын гомерле булуының серен әйткәнБашкортстанда яшәүче 105 яшьлек әби озын гомерле булуының серен әйткән
Башкортстанда яшәүче 105 яшьлек әби озын гомерле булуының серен әйткән

Уфада яшәүче Мария Чернова үзенең 105 яшьлек юбилеен каршылаган. Йөзьяшәрне котларга Русиянең төрле почмакларыннан балалары, оныклары, туганнары җыелган.

Олы яшьтә булуына карамастан, Мария ханым үзен яхшы хис итә, хәтере дә әйбәт, шаяртырга да оста.

Мария Чернова Благовещен районының Варьяз авылында туган. Ул вакытта авылы Покровский дип аталган. Мәктәптә ике сыйныф кына укып өлгергән. Яшьтән үк басуда эшләгән, авыл хуҗалыгында сарык өсте алган, ә Бөек Ватан сугышы елларында авылның башка хатын-кызлары белән бергә урман кисәргә киткән.

Сугышның беренче көннәреннән үк Мария Яковлевнаның ирен фронтка алып киткәннәр. Авылның эшкә яраклы ирләре сугышка китеп беткәч, барлык авыр эш – җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю – хатын-кыз җилкәсенә калган.

Сугыштан ире исән кайткан. Аннан соң 30 ел бергә тату гомер кичергәннәр һәм җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә тугыз оныгы, унбиш туруны һәм алты оныгының оныгы бар, аларның иң олысына да инде егерме яшь.

Озын гомерле ханымның гаиләсе бик зур һәм тату. Мария Чернованың кызлары үзләре күптән карт картәни булганнар. Берсе 74 яшьтә, икенчесенә - 77. Ләкин әниләре өчен алар әле дә бала булып кала.

Төпчек кызы Анастасия Тиликова: "Әнигә 105 яшь бирмәссең дә!Операция дә ясатып чыкты әле. Хирург аның белән фотога да төште. Гомумән, аның белән барысы да фотога төшәселәре килә", - дигән.

Бүгенге көндә Башкортстанда йөз яшьтән узган 104 кеше яши. Аларның күбесе — хатын-кызлар. Озын гомерлелекнең сере нәрсәдә дигән сорауга күпчелеге: "физик хезмәт, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм якыннарыңны ярату" дип җавап бирә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас