Болар кызыклы!
6 февраль 2024, 10:16

Көлеп ачыла күңел

-Сәлим, акча биреп тор әле. -Нәрсәгә? -Истәлеккә!

Көлеп ачыла күңелКөлеп ачыла күңел
Көлеп ачыла күңел

Ире эштән кайтуга хатыны табын корган.

-Сөеклем, бездә бәйрәммени?

-Әйе. 18 яше тулды бит.

-Кемнең???

-Минем тунымның.

**

Кичә салым инспекциясе бинасы янды. Кешеләр ничек булдыра алды, шулай булышты: кем утын ташыды, кем бензин сипте...

**

-Яшь чакта минем хатын хәтәр көнләшә иде! Хәтта телефондагы смсларны укый иде.

-Минеке әле дә укый.

-Шыттырма инде! 20 ел бергә яшәгәннән соңмы? Читкә дә йөрмисең бит! Нәрсә язарлар дип көтә инде ул?

-“Хезмәт хакыгыз картагызга күчте” дигән сүзләрне.

**

Урыс әкиятендәгечә 12 ай учак янында утыра.

Гыйнвар: Кем кайчан ялга китә?

Май: Мин май бәйрәмнәрендә.

Гыйнвар: Нигә барыгыз да май бәйрәменә отпускка җыена? Ә кем эшләргә тиеш?

Май: Ноябрь, мине алыштырып торасыңмы?

Ноябрь. Ялыктым ләбаса барыгызны да алыштырырга! Ел әйләнәсенә мин генә эшлим бит инде!

**

-Әни, әти син юган идәндә таеп егылды!

-Нәрсә диде инде?

-Сүгенү сүзләрен төшереп калдырыргамы?

-Әйе.

-Эндәшмәде.

**

-Сәлим, акча биреп тор әле.

-Нәрсәгә?

-Истәлеккә!

**

-Кичә дусларга “Телефонымны таба алмыйм, шалтырат әле миңа” дип смс җибәрдем. Барысы да диярлек шалтыратты! Нәтиҗә: минем дуслар арасында акыллы кеше юк...

-Бәй телефоныңны таптымны соң?

-Менә әйтәм бит, юк акыллы кеше дуслар арасында, юк...

**

Судья:

-Сез өйләнгәнме?

Гаепләнүче:

-Юк, кыяфәтем генә шундый минем.

**

Бер ир сатучыга:

-Ничә тавыгыгыз бар?

-Алты.

-Бик яхшы. Шуларның өч иң начарын сайлап алыгыз әле.

Сатучы хатын аптырап карап ала да сөенә-сөенә өчесен сайлап өстәлгә куя.

-Төрергәме?

-Боларын - юк. Миңа калган өчесен төреп бирегез, - ди ир.

**

Бер хәерче елга буенда балык тотып утыра. Кармакка Алтын балык эләгә.

-Яра, тиз генә бер теләгеңне әйт!

-Минем өйгә сыярлык акча бир!

Ир йөгереп кайтса, өенең идәнендә бер 500 сумлык кына аунап ята! Кире чаба теге.

-Әй, пешереп ашарлык нәрсә, ник алдадың?!

Алтын балык тыныч кына:

-Нәрсә? Акча өеңә сыймаганмыни?!

Фото: triptonkosti.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас