Болар кызыклы!
5 февраль 2024, 10:44

Зифа сынлы булыйм дисәң...

Кытай галимнәре ябыгуның нәтиҗәле ысулын атаган.

Зифа сынлы булыйм дисәң...Зифа сынлы булыйм дисәң...
Зифа сынлы булыйм дисәң...

PLOS ONE журналы белдерүенчә, бию артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.
Моңа кадәр булган тикшеренүләрдә ябыгу һәм гәүдә авырлыгының сәламәт индексын тоту өчен сәламәт тормыш үрнәгендә яшәүне һәм даими физик күнекмәләр ясауны атыйлар иде. Әмма күпчелек кешеләр өчен моны үтәү катлаулы.
Белгечләр 654 тикшеренү нәтиҗәләренә анализ ясаганнан соң, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга тырышучылар өчен дә, симезлектән җәфаланучылар өчен дә биюнең бик нәтиҗәле була алуын ачыклаган. Биюнең төре нинди булуына карамастан, аның белән даими шөгыльләнгән очракта гәүдә авырлыгыннан да котылырга мөмкин, шулай ук мускул тонусын да яхшыртып була икән.

Фото: triptonkosti.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас