Болар кызыклы!
5 февраль 2024, 08:18

Гөберле бакалар борчуга салган

Чиновниклар карарга килгән.

Гөберле бакалар борчуга салганГөберле бакалар борчуга салган
Гөберле бакалар борчуга салган

Германиянең "Яшелләр" партиясе сәясәтчеләре гөберле бакалар өчен тунельләр төзергә карар иткән. Моның өчен алар 500 мең доллар акча бүлгән.
Соңгы елларда Гамбург шәһәренең Бланкенезе районында гөберле бакалар саны искитмәле тизлектә кими башлаган. 2020 елда аларның саны меңнән артык булса, 2021 елда 616-га гына калганнар ди. Моннан тыш, табигать сакчылары җирле сулыкларда нибары бер тритон тапкан.
Гөберле бакалар өчен яңа тунельләрне корыч һәм бетоннан төзегәннәр. Алар автомобильләр артык күп йөрмәгән зур булмаган урам асларыннан салынган. Аңа кадәр җирле властьлар бакалар автомобиль тәгәрмәче астына эләгеп харап булмасыннар өчен махсус киртәләр дә ясаган. Ләкин чиновниклар бу чара гына җитми дигән карарга килгән. Гөберле бакалар өчен 4 тунель һәм киртәләр төзү 465, 8 мең еврога, ягъни безнең акчаларда 45,8 миллион сумга, төшкән.
Бакалар өчен бу кадәр акча сарыф итү илнең Салым түләүчеләр ассоциациясен борчуга салган. Мондый чыгымнар үзен акламый дип саный алар.

Фото: foto-zverey.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас