Озын гомерле бер тиен 1535 елда пәйда була. Вак кенәзлекләр Мәскәү дәүләтенә кушылганнан соң, акча реформасы зарурлыгы туа.
Бердәм акча Новгород акча ихатасында басыла башлый. Башта аны "новгородлы", соңрак тышына сөңгеле (копье) җайдак рәсеме сүрәтләнгән булу сәбәпле " копейка" дип атый башлыйлар. Ул чакта көмеш бер тиен, 0,68 грамм авырлыгында була. Унсигезенче гасыр башына аның авырлыгы 0,28 граммга кала. Патша Алексей Михайлович бакыр бер тиенне әйләнешкә кертергә тырыша, ләкин аның бу омтылышы уңышсызлыкка тарый. Моны 1704 елда Петр I тормышка ашыра.
Февраль революциясеннән соң илгә инфляция ябырыла һәм финанс системасы тулысынча җимерелә. Яңа хөкүмәт акча реформасы үткәрә. 1924тән 1926 елга кадәр совет бер тиенен - бакырдан , соңрак бакыр-цинк катнашмасыннан басалар. Безнең көннәрдә исә ак төсле биметаллдан басыла. Русиядә 1, 5, 10 һәм 50 тиен басу 2015 елда туктатылды.
Фото: 2023-foto.ru