Табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты, "Гастроэнтерология турында уйдырмалар һәм риваятьләр" китабы авторы Андрей Харитонов ач карынга кофе эчү зыяны турындагы уйдырмага җавап бирә. Табиб раславынча, ашказанының лайлалы тышчасы матдәләрнең зур спекторына җайлашкан булуы сәбәпле, әче җиләк-җимеш ашкайнату системасына зыян салмый.
Организм өчен кыен билгеләр сизелмәгәндә, ач карынга кофе эчәргә дә ярый. Алма һәм мандарин кебек әче җиләк-җимеш тә сәламәтлеккә зыян салмый. Эш шунда: химия күзлегеннән караганда, җимеш кислотасы йомшак, ашказанында исә ризыкны эшкәртү өчен аңардан көчлерәк тоз кислотасы бар.
"Бүгенге көнгә нинди булса продуктның (биредә уксус эссенциясе кебек ясалма химик кушылмалар күз уңында тотылмый) ашказанының лайлалы тышчасын җәрәхәтләргә сәләтле булуына бернинди дә исбатлау юк", - ди белгеч.