Бөек Британиядә бер табиб хирургик операция вакытында йоклап киткән.
61 яшьлек анестезиолог Томас Хербст авыруга наркоз ясау белән йоклап киткән. Ул шулкадәр каты итеп йоклап киткән ки, аны уяту өчен хәтта көч куярга кирәк булган.
Уянгач Хербст бер стакан кофе эчкән һәм телен чак әйләндереп арытаба эшләргә әзер булуын әйткән. Операциядән соң зур авырлык белән табельне тутырганда хәтта ыштаны төшеп китүен сизмәгән.
Медицина трибуналы вакытында Хербст төн буена салым декларациясе тутырып чыгу сәбәпле үзенең аруын әйткән. Башта ул гаепләүләрне кире кагып маташкан, ләкин күзләрен йомуын танырга мәҗбүр булган. Имеш тә, ул йокламаган, ә хыялларында очып йөргәндә генә хырлаган
Хербст 2020 елда да эш вакытында йоклап киткән булган. Ул чакта аны йокыдан уята алмаганнар. Шуңа күрә аның эшен башка анестезиолог тәмамлаган. Медицина трибуналы хезмәт бозуы өчен аны эшеннән 6 айга читләштергән.