Болар кызыклы!
2 февраль 2024, 08:31

16О мең сумга сатканнар

Көрән төскә кергән лимон ХIХ гасыр сандыгында табылган.

16О мең сумга сатканнар16О мең сумга сатканнар
16О мең сумга сатканнар

Бөек Британиядә исе сандыкта табылган 285 яшьлек лимон 1,4 мең фунт стерлингка (160 мең сум) сатылган.
Көрән төскә кергән кипкән лимон XIX гасыр сандыгында табылган.
Аукционист Дэвид Бреттель сандыкны хуҗасыннан алгач, арытаба сату өчен фотога төшергәндә, эчен ачып карагач, кабыгына"1739 елның 4 ноябрендә мистер П. Лу Франчинидан мисс Э. Бакстерга бүләк ителде" дип уеп язылган лимон табылган. Лимон Британиягә Һиндстаннан, мөгаен да, романтик бүләк сыйфатында кайтарылган дип фаразлана.
Бреттель кипкән лимонны кызык өчен башлангыч бәясен 40 фунт стерлингка (4,5 мең сум тирәсе) аукционга сатарга куя. Нәтиҗәдә цитрус 1,4 мең фунт стерлингка сатыла. Бреттель лотның югары бәясен үтә сирәк очраучы әйбер булуы белән аңлата. Сандыкның үзе исә ни бары 32 фунт стерлингка (3,6 мең сум) сатылган.
Бар бит дөньяда кипкән лимон өчен дә шулкадәр акча түгүчеләр...

Лента.ру

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас