Болар кызыклы!
1 Февраля 2024, 09:23

ФЕВРАЛЬ

Февраль, февраль... Буран ара кояш, Кыш чыкмаган, язы керми әле...

Февраль, февраль...

Февраль, февраль... Буран ара кояш,
Кыш чыкмаган, язы керми әле,
Бер суыта, бер җылыткан мәле,
Көчле дәрткә, күрәм, юк хәле.

Февраль, февраль... Җилбәзек лә үзең,
Ялтыраткан бозлы йөрәгең,
Бәллүр алка элә тирәгең,
Үзе белми ниләр кирәген.

Февраль, февраль... Көмеш сөңгеләр
Кыекларга көн дә эләсең,
Ә кичендә инде сүнәсең...
Җаның да туң синең, күрәмсең.

Февраль, февраль... Уйнама ла җанда!
Нигә иртәң эреп җан сүтә?
Якын килсәң, суык җил өтә,
Тиле..! Үзе белми, ни көтә...

Рамзис МИШӘР.

 

Февраль аенда истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 – Публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Сираҗиның (Сираҗетдинов Муса Шәрәфетдин улы) тууына – 85 ел (1939–2019).

2 – Русиядә Хәрби дан көне. Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларын тар-мар итү көне (1943 ел).

Бөтендөнья су-сазлык җирләре көне.

4 – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне.

5 – Журналист, шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Харрасова Фәндидә Туктаргали кызына – 70 яшь (1954).

7 – Башкортстан Республикасының беренче Президенты Рахимов Мортаза Гобәйдулла улының тууына – 90 ел (1934–2023).

8 – Русия фәне көне.

Хәрби топографлар көне.

Яшь герой-антифашистны искә алу көне.

9 – Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне.

Халыкара теш табиблары көне.

10 – Дипломатик хезмәткәрләр көне.

Кышкы спорт төрләре көне.

13 – Бөтендөнья радио көне.

14 – Гашыйклар көне.

Бөтендөнья компьютерчылар көне.

Халыкара китап бүләк итү көне.

Язучы, журналист Төхвәт Янәбинең тууына (Калимуллин Төхвәтулла Калимулла улы) – 130 ел (1894–1938).

15 – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга – 35 ел (1989).

Халыкара яман шеш белән авыручы балалар көне.

Педагог, язучы-сатирик Камил Фазлыйга (Фазлетдинов Камил Нәҗми улы) – 75 яшь (1949).

17 – Русия Студентлар отрядлары көне.

Бөтендөнья игелек көне.

Бөтендөнья тотрыклы туризм көне.

20 – Бөтендөнья социаль гаделлек көне.

21 – Халыкара туган тел көне.

23 – Ватанны саклаучылар көне.

25 – Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне (1992).

26 – Бөтендөнья ашыкмау көне.

27 – Русия Федерациясенең Махсус операцияләр көчләре көне.

Халыкара ак аюлар көне.

Язучы Шәриф Камалның (Байгилдиев Шәриф Камалетдин улы) тууына – 140 ел (1884–1942).

 

Уңышлы көннәр

Хирургик операцияләр өчен: 4, 7, 8, 10, 14, 15, 22.

Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 13-26.

Тешне алдыру өчен: 1, 6, 26-29.

Сәяхәт, ял итү өчен: 6, 7, 16, 25, 26.

Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 1, 2, 4, 5, 8, 18-24, 28, 29.

Авырга узу өчен: 8, 11, 13, 20.

Чәч кисү, буяу өчен: 7, 14, 15, 21, 26, 28.

Чәчәкләр утырту һәм орлыклар чәчү өчен: 1-4, 6,7, 12-14, 20, 24-25.

 

Авыр көннәр

Эш башлау өчен: 24.

Магнит давыллары: 17 – көчлесе, 22 – уртача көчтәгесе, 24, 27.

Сәламәтлек өчен: 3, 9, 17, 24, 28.

 

Ай фазалары

Ай кими – 1 нче февральдән 9 ына кадәр һәм  25 нче февральдән.

Яңа ай – 10 нчы февральдә.

Ай үсә – 11 енче февральдән 23 енә кадәр.

Тулган ай – 24 нче февральдә.

Ай тотылу – күзәтелми.

Кояш тотылу – күзәтелми.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас