Болар кызыклы!
31 гыйнвар 2024, 09:25

Көлгәнгә көлке...

Тормыш шуны күрсәтә: керпе өстенә утырган кеше үзенең арты турында гына уйлый. Керпегә нәрсә булды икән дигән уй беркемнең дә башына кереп чыкмый. 

Көлгәнгә көлке...Көлгәнгә көлке...
Көлгәнгә көлке...

Тормыш шуны күрсәтә: керпе өстенә утырган кеше үзенең арты турында гына уйлый. Керпегә нәрсә булды икән дигән уй беркемнең дә башына кереп чыкмый. 

 

**

–Синең хатының пешерә беләме? 
– Белүен белә, тик аның пешергәнен мин ашый белмим. 
* *

– Сине ирең кайчан булса да берәр ят ир-ат белән тоттымы? 
– Юк. Үзенең танышлары һәм дус-ишләре белән генә. 
* *  

Бер ирне кеше ашаучы куып килә. Теге ир, сулышы кабып, кычкыра: 
– Чапма минем арттан! Минем хатыным һәм балаларымны туйдырасым бар. 
Кеше ашаучы: 
– Ә минекеләр ачтан үлсенме?!

**

Әкәми янына танышы керә дә шаккатудан бот чабып әйтә: 
– Кордаш, күрәм, синең өең тулы консервы, ә үзең ачлыктан шешенеп беткәнсең. Хикмәт нәрсәдә? 
Әкәми: 
– Укырга дип гәзит алсам – анда коронавирус. Телевизор ачсаң – анда тагын коронавирус. Радио ачсаң – анда да коронавирус!.. Боларыннан да коронавирус килеп чыгар дип куркам... 

**

– Кияүгә чыктыңмыни? 
– Чыктым. 
– Ирең бәхетлеме соң? 
– Бәхетле булмыйча гына карасын! 

**

Балыкчы сөйли: 
– Мин бу балыкны тартып чыгарганнан соң күлдә су ярты метрга кимеде. 

**

Чираттагы юбилеен үткәрүче озак яшәүче карт янына журналист килә: 
–Бабай, озак яшәвеңнең сере белән уртаклашсаң иде. Мөгаен, чамасын белеп кенә ашагансыздыр? 
–Юк, улым, булганда бүре кебек, булмаганда шүре кебек ашадым. 
–Эчмәдегез, тартмадыгыз инде? 
–Эчтем дә, тарттым да. 
–Хатын-кызлар мәсьәләсендә... 
–Ул мәсьәләдә дә кимен куймадым. 
–Ләкин берәр серегез бардыр бит инде? 
–Бар, билгеле. Мин беркайчан да, беркем белән дә бәхәсләшмәдем. 
–Гел алай гына була алмый бит инде! 
–Дөрес әйтәсең, улым, була алмый. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас