Болар кызыклы!
31 гыйнвар 2024, 07:56

Дөнья хикмәтләре

Күсене кытыкласаң, ул көләчәк.

Дөнья хикмәтләреДөнья хикмәтләре
Дөнья хикмәтләре

*Күсене кытыкласаң, ул көләчәк.

*Микроскоп астында карасаң, черкинең 22 тешен күреп була, имеш.

*Кәбестәне эшкәртү өчен киткән калорияләр аннан алган калорияләргә караганда күбрәк.

*Очу буенча рекорд куйган тавык һавада 13 секунд тора алган.

*Кешеләрнең 40% ы беренче мәхәббәте белән кавыша.

*Иң күп миллиардерлар Мәскәүдә яши.

*Кешенең селәгәе гади суга караганда өч тапкыр кызурак температурада кайнап чыга.

*Сигезаяк (осьминог) балалары бет зурлыгында булып туа.

*Таиланд мәктәпләрендә трансвиститлар өчен аерым бәдрәф бар.

*Угандада яшәүче халыкның 50%  15 яшьтән яшьрәк.

*Кечкенә сабый зәңгәр китның кан тамырларыннан йөзеп йөри ала.

*Төчкергәндә йөрәк кыска гына вакытка туктап тора.

*Еланнар өч елга йокыга тала ала.

*46001 – туктап тормыйча идәннән отжимание эшләүнең рекорд саны.

*Бакалар – Җир йөзендәге иң агулы җан ияләре

*Планетада яшәүчеләрнең 66%ы үз гомерендә бер тапкыр да кар күрмәгән.

*Чарла Чаплин двойниклары бәйгесендә Чарли Чаплин үзе 3 урын алган.

*Ел саен 150 кеше башына какос төшеп үлә.

*Пыяла шарчык резина тупка караганда биегрәк сикерә.

*Google компаниясен төзегәч, хуҗалары аны 1 млн сумга сатмакчы булган. Тик сатып алучы табылмаган. Бүген компания 600 млрд сум чамасы тора.

*Панофобия – бөтен нәрсәдән (үзгәрешләр, вакыйгалар, хәрәкәтләр) курку чире.

*Аксельбантлар – ул шнур очындагы пласстмасслар.

*Фен-шуй тәүдә каберләр бизәү сәнгате булган.

*Германиядә ирләр өчен балалар бакчасы бар.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас