Болар кызыклы!
28 гыйнвар 2024, 05:00

Аскында “Кышкы уеннар”

Булдыклылар шул...

Аскында “Кышкы уеннар”Аскында “Кышкы уеннар”
Аскында “Кышкы уеннар”

Булдыклылар шул...

Аскынлыларның яраткан урыны, Султанай авылы янындагы чаңгы юлында “Кышкы уеннар” фестивале үтте. Программада 1000 һәм 2000 метрлы дистанцияләрдә чаңгы ярышлары, самоварлар конкурсы, гаилә эстафетасы, халык уеннары, тюбингларда шуулар оештырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны Башкорт авыл хуҗалыгы колледжы хезмәткәрләре кайнар аш белән сыйлады. Мәдәният хезмәткәрләре флешмоб үткәрде, концерт номерлары тәкъдим итте, бәйрәм кәефе тудырды.
Самоварлар конкурсы...
“Төлгезбаш халкы конкурска 20дән артык самовар алып килгән иде. Иң мөһиме — һәрберсенең үзенә башка тарихы бар. Оста куллы хуҗабикәләр милли ашлар тәкъдим итте. Бер өстәл тулысынча дару үләннәренә багышланган. Төлгезбашлылар мәртәбәле кунакларны баллы чәк-чәк, хуш исле үлән чәе, дәртле җырлар белән каршы алды һәм самоварларының тарихы турында бәян итте.

Әйткәндәй, алар күптән түгел Рәмилә һәм Рөстәм Әбдрәхимовлар, Гамилә һәм Кадим Гыйлмуллиннар, Мөсәллия һәм Зарина Фәтхуллиналар, Эльза Әбелкарамова, Мансура Фазыловадан торган команда белән Уфада үткән самоварлар конкурсында районыбыз намусын яклады. Уфа шәһәренең Совет мәйданында “Терра-Кыш” чикләрендә үткән чагу һәм күңелле бәйрәм 35 команда-катнашучы һәм конкурска 380нән артык самоварны җыйды. Матур бәйрәм күңелле кышкы сабантуй: уеннар, ярышлар, конкурслар, ярминкә, эстрада йолдызларының концерты белән дәвам итте.
— Борынгы да, хәзерге заман самоварларын да алып бардык. Милли ашлар һәм камыр ризыкларыннан зур күргәзмә оештырдык. “Терра-Кыш” фестивалендә беренче ел гына катнаштык, көн салкын булса да, кәефләр күтәренке булды. Конкурста самовар яратучылар һәм аның турында белүчеләр шулкадәр күп булуы куандырды. Чара 8-9 сәгать дәвам итсә дә, вакыт узганын сизми дә калдык. Барысы да шулкадәр матур һәм кызыклы үтте, әйтерсең дә, ниндидер әкият иленә сәяхәт кылдык. Безнең команда һәм экспозициягә зур игътибар бүленде. Безнең белән бергә фотога төшәргә килүчеләр дә күп булды. Күңелләрдә онытылмас тәэссоратлар калды, безгә мактаулы икенче урын бирделәр. Беренче урынны Ырынбур шәһәреннән озак еллар самоварлар коллекциясен җыючы эшкуар алды. Яңа елны Уфа шәһәрендә һәм Аскында үткән шундый конкурста җиңүләр белән башладык. Русия Президенты 2024 елны “Гаилә елы” дип игълан итте, шуңа күрә барыгызга да гаилә бәхете һәм Җир йөзендә тынычлык телибез, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты Гамилә һәм Кадим Гыйлмуллиннар.
Төлгезбаш авылыннан конкурска 20 самовар күрсәтелде, шуларның 3се — борынгылар. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Рөстәм Әбдрәхимов тәкъдим ителгән экспонатлар арасында бик кызыклы тарихы булган самовар барлыгы турында сөйләде:
— Иң борынгы самоварыбыз 1823 елда эшләнгән. Аның тарихы авыл тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Габделкадыйр исемле кеше бу самоварны Казанда бер арба печәнгә алыштырып алып кайткан, алпавыт Жуковтан җир сатып алган, өй төзегән һәм биредә безнең авыл барлыкка килгән. Авылда һәр никах, армиягә озату, туй шушы самоварга бәйле, махсус хәрби операциягә дә әлеге самовар белән озаттык. Авылыбыздан чыккан ике Советлар Союзы Герое да аңардан чәй эчкән дип сөйлиләр. Ул кулдан-кулга күчә килә, бүген аксакалларыбызның берсе — Фидай Нургаяновта саклана. Биредә шулай ук Советлар Союзы Герое Сәлимҗан Галимҗановның самовары да бар...


“Иң креатив чәй эчү”
Аскын 2 санлы балалар бакчасы коллективы кышкы уеннар фестивале чикләрендә үткән самоварлар конкурсында костюмлы тамаша белән чыгыш ясады. Самоварга бәйле тамашада рус милли киемендә Эльза Нәфыйкова һәм башкорт киемендәге Ләйсән Галимова барысын да чәй табынына чакырды. Шамакай костюмындагы Гөлназ Хәмәтханова һәм Рәшидә Шәрәфетдинова кунакларның күңелен күтәрде. Әйткәндәй, төп герой — самовар костюмын Елена Никитина үз куллары белән теккән һәм киеп йөрде. Конкурсны оештыручылар аларга “Иң креатив чәй эчү” номинациясендә диплом тапшырдылар. Афәрин, тәрбиячеләр!


Журналистлар самовар чәе эчә
Аскын мәгълүмат үзәге коллективы да район кышкы фетивалендәге самоварлар конкурсында катнашты. Барлыгы сигез самовар күрсәтелде һәм һәрберсенең үз тарихы бар. Мөхәррир урынбасары Миләүшә Хөсәенова гаиләсендә дәү әнисеннән калган электр самовары саклана. Мөхәрәмә Әһәлтдин кызы 1985 елда Мәскәүгә оныгы туена кунакка бара һәм шунда әлеге самоварны сатып алып кайта. Миләүшә Нурмөхәммәт кызы дәү әнисе белән бу самовардан чәй эчеп, кич утырганнарын әле дә сагынып искә ала.
— Хәзер нәнәем дә, әти-әнием дә юк, инде үзем биш оныкка дәү әни. Әмма зур гаиләбез белән бергә җыелып, самовар куеп чәй эчәргә, балачак хатирәләрен яңартырга яратабыз. Гомумән, гаиләбездә барысы да самовар чәенә өстенлек бирә, чөнки ул балалар, оныклар, туган-тумача белән очрашу, аралашуны чагылдырган үзенә күрә бер җылылык өсти. Әйткәндәй, улым Илнур өйләнгәндә, кодагыйлар Төркия самоварын бүләк итте, хәзер безнең өйдә ике истәлекле самовар бар, — дип сөйли Миләүшә Нурмөхәммәт кызы.


       Сәлмәновлар гаиләсендә дә самовар саклана. Ул әниләре, “Вперед” колхозының алдынгы савымчысы Тәфтилә Сәлмәновага бүләк ителгән булган. Аскынлыларның күпләре аның мактау тактасыннан төшмәгән фотосын хәтерлидер әле. Светлана һәм Азат Сәлмәновлар әниләренең күпсанлы мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт хатларын да кадерләп саклый. Ә самоварны әниләренең төсе итеп тоталар.
Әлмира Миңлегалиева да үз самоварының тарихы белән таныштырды. Миңлегалиевларның зур һәм тату гаиләсендә кышкы озын кичләрдә дә, тирә-як чәчәкләргә күмелгән җәйге бакчада да самовар янында җыелу күркәм гадәткә әверелгән.
Юнысовлар гаиләсендә дүрт самовар бар, аның берсенә — йөз ел. Ул Әмир авылыннан дәү әниләре Шәмгыҗинан Әгъзамова бүләге. Бу авылда Әкъсән хәзрәт яшәгән һәм Мәшәих икрам дәрәҗәсендә 1975 елда 91 яшендә вафат булган. Аңа төрле җирләрдән, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербургтан (ул чактагы Ленинградтан — автор искәрмәсе) килгән кунаклар шушы самовардан чәй эчкән. Юнысовлар якыннары аларга шушы самовар белән фатихаларын биргән, дип исәпли. Шулай ук 90нчы елларда Суксунда сатып алынган бизәкле самоварлары бар.

 Ә менә Марат Мәүлетҗан улына армиягә озаткан чагында “Вперед” колхозында тантаналы шартларда тапшырылган бәләкәй самовар чын-чыннан гаилә мирасы булып тора.
— Армиядә хезмәт иткәндә һәм аннан соң да үз гаиләм булганчы, әнием бу самоварны сервантында сувенир итеп саклады. Аннары балаларым бәләкәй чакларында уйнаттылар, самоварга ярты чынаяк кына су керсә дә, аңарда чын чәй дә кайната идек. Хәзер инде ул оныклар кулына күчте, — дип сөйли Марат Мәүлитҗан улы. — Самоварсыз гаиләбез тормышын күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди генә тантана булмасын самовар куеп җибәрәбез. Самовар элек-электән гаилә учагы, җылысы, бердәм аралашу, киңәшләшү символы булган. Әти-әниләребез дә бергәләшеп чәй эчүне дуслык, татулык, туганлык җепләрен ныгытуга ярдәм итә, өстәл өстендә чыҗлап утырган самовар иминлек, гаилә бәхетен күрсәтә, дип исәплиләр иде. Безнең самовар чәен яратуыбызны белгәнгә, гаилә дусларыбыз Тула самоварын бүләк иттеләр. Кунаклар килгәндә дә, кәефләрне күтәрү өчен дә ике самоварны да куябыз. Минем белән бергә оныкларым үз самоварларын кабыза. Самоварда чәй кайный икән, безнең гаиләдә бәйрәм.
Чыннан да, самовар — ул гаилә мирасы да, һәр өйдә бәйрәм дә.


Алга — сәламәтлеккә!
   Аскын Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары 1000 һәм 2000 метр озынлыкка чаңгы ярышлары оештырды. Аларда өлкәннәр дә, балалар да дәррәү катнашты. Өлкәннәр ике чакрымга йөгерсә, балалар бер чакрым араны җилеп үтте. Чаңгычылар бәйгесен күзәтү зур куаныч өстәде, күпләр балалары һәм оныклары белән килгән иде. Рушания һәм Рәзиф Шәрәфетдиновлар — районда үткән барлык чаңгы ярышларында актив катнашучылар. Бу көнне дә алар оныклары белән бергә чаңгыга басты. Рәзиф Кадим улы өченче урын алды һәм аны иң өлкән катнашучы буларак бүләкләделәр, ә Рушания Әвхәт кызы икенче урын яулады. Оныклары Камил һәм Амелия дә өченче урынга чыктылар, Амелия иң бәләкәй катнашучы буларак бүләк алды. Аңа нибары биш яшь кенә. Упканкүлдән Валерий Мәһәдиев кызлары Алина һәм Вилена белән ярышта катнашып, өчесе дә беренче урыннар алды. Вадим Усманов уллары Данир һәм Тимур белән икенче урын алдылар. Шулай ук балалар — Амалия Әюпова, Гүзәл Әхмәдишина, Айназ Исмаев призлы урыннар яуладылар. Аскыннан абыйлы-энеле Әзиз һәм Әмир Хәсәновлар беренчелектә. Хатын-кызлар арасында беренче урында — китапханәдән Эльмира Таҗетдинова, икенче һәм өченчедә – Аскын 2 санлы балалар бакчасыннан Гөлнур Исламова һәм Глүсә Исламова.


Каргизгечләрдә ярыш
Районда беренче тапкыр каргизгечләрдә ярышлар үтте. Бәйге “Спорт-хобби” классында алып барылды. Чара сәламәт тормыш рәвешен һәм актив кышкы ялны пропагандалау, шулай ук районда техник спорт төрләрен популярлаштыру максатында үткәрелә. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов чараны ачып, оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
— Мондый бәйгеләр ярыш тәҗрибәсен, чәмен арттыруга, катнашучылар арасында көчле, оста спортчыларны ачыкларга ярдәм итә, — диде ярышларның иганәчесе Дамир Әүбакиров.
Шәхси беренчелек ике этапта җыелган очколар суммасы буенча билгеләнде: беренче этап — вакытка дүрт чакрымга ялгыз йөрү, икенче этап — змейка элементын техник оста башкару һәм гаражга артка чигеп керү.
Барлыгы ун кеше катнашты. Җиңүчеләр каргизгечләрнең техник куәтеннән чыгып ике категориядә билгеләнде, 50 ат көченә кадәрлеләр арасында: беренче урында — Руслан Әвдияров, икенчедә — Айрат Әбраров, өченчедә — Динар Минһаҗетдинов. Ә менә 50 ат көченнән югарырак куәткә ия каргизгечләрдә: беренче урында — Айбулат Абдуллин, икенчедә — Винер Гәрәев, өченчедә — Илгиз Камалетдинов. Чара тыныч, югары оешканлык белән үтте. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды”, дип яза Миләүшә Хөсәенова.

Аскында “Кышкы уеннар”
Аскында “Кышкы уеннар”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас